«Сәламәтлеккә китап аша» интеллектуаль уены (16+)

15 апрель көнне 3 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен Сәламәтлек атналыгына багышланган интеллектуаль уен узды. 

Укучылар ике командага бүленде, һәр командага берничә тур үтәргә кирәк булды. Уен белемлеләр бәйгесеннән башланды, анда балаларны дөрес туклану, гигиена һәм спортка кагылышлы күптөрле биремнәр көтте. Алдагы турда укучылар зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше организмына тәэсире турында сорауларга уңышлы җавап бирде, наркомания һәм алкоголизм проблемалары күтәрелгән фильмнарны искә төшерде. Киләсе турның биремнәрен уңышлы үтәр өчен, балаларга әдәби белемнәрен күрсәтергә кирәк булды. Күп кенә танылган язучылар үз әсәрләрендә сәламәт яшәү рәвеше турында сүз кузгата, аның өстенлеге турында уйланырга мәҗбүр итә. А.П. Чехов, А.С. Пушкин, М. Горький, Л.Н. Толстой, М.М. Пришвин – алар барысы да сәламәтлекне тормышның төп кыйммәтләренең берсе буларак искә ала. Уенның соңгы туры сәламәтлек турында мәкальләргә багышланды. 
Чараны йомгаклап, балалар сәламәтлек ул – һәр кеше тормышында зур бәхет һәм аның нинди булуы үзебездән тора дигән нәтиҗә ясады. 
Чарага сәламәт тормыш рәвешенең төп шартларын чагылдыручы китаплардан китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Бу дөрес туклану, сәламәтлек чыганагы булган витаминнар, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру, чыныгу һәм физкультура, спорт белән шөгыльләнү турындагы басмалар. 

Поделиться: